16+

Шамил Садриев турниры татарстанлыларның җиңүе белән тәмамланды (ФОТО)

Түбән Камада Россиянең атказанган спорт остасы, икеләтә дөнья һәм Европа чемпионы Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды.

Түбән Камада Россиянең атказанган спорт остасы, икеләтә дөнья һәм Европа чемпионы Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды.



Бәйге быел алтынчы тапкыр үткәрелде, анда 18 яшькә кадәр 205 спортчы катнашты. Россия регионнарыннан үз көрәшчеләрен 30 команда тәкъдим иткән иде. Турнирда шулай ук Казахстан җыелма командасы да көч сынашты.

Ике бәйге көне нәтиҗәләре буенча беренчелекне Татарстан Республикасы спортчылары яулады - 17 авырлык категориясеннән 12 алтын медаль аларныкы булды, дип хәбәр итә
Татарстанның Билбаулы көрәш федерациясе пресс-хезмәте.




Егетләр арасында җиңүчеләр:

45 кг - Сәетов Вилдан (Нурлат);

50 кг - Латыйпов Тимур (Алексеевск);

55 кг - Абрамов Алексей (Алексеевск);

60 кг - Закиров Илнар (Алексеевск);

65 кг - Абдуллин Андрон (Алексеевск);

71 кг - Фәләхов Ислам (Алабуга);

77 кг - Волков Роман (Менделеевск);

85 кг - Гыйниятов Фәрхәт (Башкортостан);

95 кг - Ерланов Аслан (Казахстан);

95 кг-дан югары - Демидов Вадим (Түбән Кама).


Кызлар арасында җиңүчеләр:

44 кг - Нуретдинова Регина (Алексеевск);

48 кг - Хәйруллина Вероника (Алексеевск);

52 кг - Елисеева Камилла (Тукай районы);

57 кг - Зиновьева Юлия (Башкортостан);

63 кг - Ачаева Екатерина (Мамадыш);

70 кг - Гыйзәтулина Динә (Чиләбе);

70 кг-дан югары - Сәлимова Екатерина (Башкортостан).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading