16+

Шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар 78 гә җиткән

Шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 78 гә җиткән, ә зыян күрүчеләр исә 4 мең тирәсе.

Шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 78 гә җиткән, ә зыян күрүчеләр исә 4 мең тирәсе.

Кичә Ливанда көчле шартлау яңгыраган. Аны хәтта фаҗига булган урыннан 200 чакрым ераклыкта урнашкан Кипрда да ишеткәннәр.

"Һәлак булучылар 78, зыян күргәннәр 4 мең чамасы. Бу саннар үсәргә мөмкин", - ди Ливанның сәламәтлек саклау министры Хамад Хасан. Әлеге вакытта җимерек биналар астында калучыларның гәүдәләре табылып тора. Күп кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

Билгеле булганча, сишәмбе кич  Бейрут каласы порты тирәсендә көчле шартлау яңгыраган. Шәһәр мэры сүзләренчә, бик күп биналарга зыян килгән һәм хастаханәләрдә яралыларны кабул итәр өчен урын да калмаган. 
Әлегә шартлауның ни сәбәпле килеп чыгуы билгеле түгел. Фаразлар буенча, шартлауның сәбәбе - портта алты ел дәвамында 2750 тонна аммиак селитрын дөрес сакламау булуы ихтимал. 
Илдә өч көнлек матәм игълан ителәчәк, дип яза "РИА Новости". 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading