16+

"Шаян ТВ" тарихында - зур вакыйга!

Татар телендә эшләүче “Шаян ТВ” балалар телеканалына 3 яшь тула!

Татар телендә эшләүче “Шаян ТВ” балалар телеканалына 3 яшь тула!

Бу уңайдан Казан филармониясендә “Шаян балачак” исемле бәйрәм концерты узды. Концерт башланганчы, фойеда “Татар балалар җыены” исемле программа тәкъдим ителде. Биредә “Мин – татар баласы” исемле рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе, яшь блогерлар белән кызыклы очрашулар булды.

Бәйрәм концертында Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Хәйри, Данир Сабиров кебек танылган артистлар, “Сәйлән” һәм “БиюBattle” проектлары җиңүчеләре катнашты. Моннан тыш, “Балачак җыры” бәйгесендә җиңү яулаган җырларга төшерелгән яңа клипларның премьералары булды. 

Концерт каналның туган көнендә – 12 ноябрьдә “Шаян ТВ” каналында күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading