16+

Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды

Бүген татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә “Әл-Мәрҗәни” мәчете белән янәшә Кабан күле буенда һәйкәл ачылды. 

Бүген татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә “Әл-Мәрҗәни” мәчете белән янәшә Кабан күле буенда һәйкәл ачылды. 

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге һәйкәл ачылуны зур тантана дип атады. “Быел галимнең тууына 200 ел тулды, ул хезмəтлəре белəн татар халкын бөтендөнья күлəмендə күтəрде", - диде Президент. ТР Дəүлəт киңəшчесе Минтимер Шəймиев: "Татар халкы арасында Мəрҗани кебек галимнең булуы - зур горурлык. Безгə һəрдаим төрле төбəклəрдəн туристлар килə, аларга, шушы һəйкəлне күрсəткəндə, галим турында кыскача əйтə белергə кирəк", - дип белдерде.
Мəрҗани скульптурасының образын татар сынчысы Бакый Урманче ясап калдырган. Монумент ак мәрмәрдән эшләнгән, биеклеге 4 метрны тәшкил итә. 

фото: Татар-Информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X