Казанда Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган кибет карагының федераль эзләнүдә булуы ачыкланды.
Росгвардиянең Ведомстводан тыш сак экипажына Җиңү проспектында урнашкан гипермаркеттан «тревога» сигналы килеп ирешә. Сигнализация эш иткән урынга килеп җиткән росгвардия хезмәткәрләре кибеттән түләми генә кыйммәтле кием-салым алып чыгып китүче турында мәгълүмат ала. Бу ирне кибетчеләр күреп туктатып караганнар – килеп чыкмагач, тревога төймәсенә басып, патруль чакыртканнар.
Шикле кешене тоткарлыйлар. Ул элек хөкемгә тартылган 30 яшьлек Казан кешесе булып чыга бу. Элек кылган җинаять өчен федераль эзләнүдә булуы да ачыклана. Эзләнү инициаторына тапшыру өчен полиция бүлегенә озаталар үзен.
Комментарийлар