16+

Шикәр белән карабодайны алып куйдылар. Инде машина шины ала башлаганнар

“Комсомольская правда” язганча, март аенда машина шины, февральгә караганда, өч тапкырга күбрәк сатылган. 

“Комсомольская правда” язганча, март аенда машина шины, февральгә караганда, өч тапкырга күбрәк сатылган. 

Паника сәбәпләре билгеле. Чит ил шин җитештерүче компанияләрнең Россиядәге кайбер заводлары эшләрен туктатты. Кабат эшли башларлармы-юкмы икәнен беркем дә әйтә алмый. Илкүләм автомобиль союзы вице-президенты Антон Шапарин сүзләренчә, бүген барысы да чит ил компонентлары җитешмәүне тоя. Россия җитештерүчеләре 90 процент чит ил чималына бәйле. Кайбер машиналарга шиннарны бездә бөтенләй дә җитештермиләр. 

Шулай да дефицит турында әйтеп булмый. Экспертлар бәяләвенчә, Россия складларында 11-17 айлык шин запасы ята. Җан-фәрманга “резина” алырга йөгерергә кирәкми. Ажиотаж шаукымында алар бик нык кыйммәтләнгән дә. Бер төрләренә – 60 процентка, икенчеләренә – 150 процентка. Әлегә резинаны саклап, тиз йөрмәскә, начар юлларны урап үтәргә куша белгеч.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading