16+

Шикәр комы белән йомырка бәясе кыйммәтләнде

Бәяләр декабрь аенда күтәрелгән.

Бәяләр декабрь аенда күтәрелгән.

Росстат 2018 елда куллану бәяләре аналитикасын бастырып чыгарган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Статистикадан күренгәнчә, барыннан да элек азык-төлек (4,7 процентка) кыйммәтләнгән. Шикәр комының бәясе – 28,9, йомырка – 26, ит 10 процентка диярлек арткан.

Бәяләр декабрь аенда аеруча нык күтәрелгән. Биредә, беренче чиратта, яшелчә һәм җиләк-җимеш турында сүз бара.

Азык-төлек булмаган товарлар арасында тәмәке – 10, дарулар – 4,6, бензин 9,4 процентка кыйммәтләнгән.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading