16+

Шимбә көнне Аксенов бакчасы ачыла

Казанда 9 сентябрьдән бирде IX Аксенов фест фестивале дәвам итә.

Казанда 9 сентябрьдән бирде IX Аксенов фест фестивале дәвам итә.

Шул чара кысаларында шимбә - 12 сентябрь көнне Аксенов бакчасын ачу да планлаштырыла.

Әлеге ял итү урыны "Мир" кинотетары артында урнашкан. Оештыручылар биредә ел әйләнәсендә төрле мәдәни чаралар үткәрергә җыена. Бакча 60нчы еллар стилендә ясалган. Борынгы юкәләр бакчага тагын да ямь өсти. Аксеновның музей йорты директоры Ирина Аксенова юкәләрдән тыш монда җимеш бирә торган үсентеләр дә утыртырга җыенабыз, ди. Бакча ачылышы көнне бәйрәмдә төп кунак - шагыйрь, артист Вениамин Смехов килер дип көтелә. Чара 13:30да башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading