16+

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм арта

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бирелә торган дәүләт ярдәменең күләме арта­чак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгъ­лүмат агентлыгы.

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бирелә торган дәүләт ярдәменең күләме арта­чак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгъ­лүмат агентлыгы.

Татарстан Дәүләт Советы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә акчалата ярдәмне арттыру турындагы закон проектын өченче укылышта кабул итте.

«Татарстан территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» Татарстан закон проектының 7нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» закон проектын экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте. Аның нигезендә, чыгымнарның бер өлешен субсидияләр бүлеп бирү аша каплау ниятләнелә.
Яңа закон буенча, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга субсидияләр түбәндәге чыгымнар өчен билгеләнәчәк:
сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү;
теплицалар төзелеше;
токымлы таналар алу;
нәселле кәҗәләр сатып алу;
яшь кошлар (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләр) сатып алу;
сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәтләр;
өч яшьтән узган бияләр тоту;
сыерларга хезмәт күрсәтү буенча ветеринария профилактика чаралары үткәрү;
яшелчәчелек өчен орлык, үсентеләр, үсемлекләрне саклау чаралары сатып алу;
җиләк-җимеш культуралары үсентеләре сатып алу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading