16+

Шәүкәт Биктимеровка истәлек тактасы ачылды

Казанда СССРның һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Шәүкәт Биктимеровка истәлек тактасы ачылды

Казанда СССРның һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Тактаны ул 1981-2005 елларда яшәгән Татарстан урамындагы 7нче йортның фасадына урнаштырдылар. Бу йорт ТАССРның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Галиәсгар Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров, режиссер Дамир Сираҗиев яшәгән йорт буларак та билгеле.  

Халыкка күп образлары аша таныш, аеруча Әлмәндәр карт буларак күңелгә кереп калган Шәүкәт Биктимеров 2012 елны бакыйлыкка күчте. Соңгы тапкыр ул Әлмәндәр бабай ролендә 2007 елда сәхнәгә чыккан булган.

Шәүкәт Биктимеровны искә алу уңаеннан, Галиәсгар Камал театры артистлары актерның туган ягы Саба районында “Бабайлар чуагы” спектакле белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Татар информ» агентлыгы.

Фото: Александр Эшкинин

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading