16+

Шнурларын үзе бәйли торган кроссовкалар уйлап тапканнар

Рuma компаниясе шнурлары үзеннән үзе бәйләнә торган кроссовкалар җитештерә башлаячак.

Шнурларын үзе бәйли торган кроссовкалар уйлап тапканнар

Рuma компаниясе шнурлары үзеннән үзе бәйләнә торган кроссовкалар җитештерә башлаячак.

Компаниянең сайтында хәбәр ителгәнчә, бу аяк киеме физик күнегүләр, кыска дистанцияләргә йөгерү өчен уңайлы. Кроссовкалар сыйфатлы тукымадан эшләнгән, аяк киеменә шнурларны үзе бәйли торган микромотор да куелган. Аяк киеме белән смартфон аша да идарә итеп булачак, ди. Бу «акыллы» кроссовкалар сатуга 2020 елда чыгар дип көтелә. Аңа кадәр мондый үзенчәлекле смарт-кроссовкаларны Nike компаниясе уйлап чыгарган иде.

Фото: versiya.info

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading