16+

"Шома бас" фестивале җиңүчеләре билгеле булды

«Шома бас» III хореография конкурсы күренекле балетмейстер Гай Таһировның 110 еллыгына багышланды. Ул милли традицияләрне үстерү һәм яңарту максатыннан уздырылды.

«Шома бас» III хореография конкурсы күренекле балетмейстер Гай Таһировның 110 еллыгына багышланды. Ул милли традицияләрне үстерү һәм яңарту максатыннан уздырылды.

Конкурс Мәдәният министрлыгы һәм традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылды. Катнашучыларга «Татар халык биюе», «Этнографик бию» төрләре тәкъдим ителде. Анда 7 яшьтән алып 17 һәм аннан өлкәнрәкләр сәләтләрен күрсәтте. Конкурс иң элек зоналарда үтеп, иң яхшылары сайлап алынды. Шушы көннәрдә Тинчурин исемендәге театрда йомгаклау концерты узды. Балалар һәм яшьләр ике сәгать дәвамында бер-берсен кабатламаган, ялкынлы, дәртле биюләр күрсәттеләр. Тукай районыннан килгән коллектив «Кичке уен», чаллылылар «Чишмә буенда», актанышлылар «Таһир-Зөһрә», Казанның «Бәхетле балачак» ансамбле «Бәрән белән бию»е, ютазылылар «Яшь килен» биюләре белән чыгыш ясады. Конкурста җиңүчеләргә лауреат исемнәре һәм аларның җитәкчеләренә дипломнар тапшырылды.

- Безгә зоналарда сайлап алу авыррак булды, чөнки бу юлы бик әйбәт әзерләнгәннәр иде. Төрле этник төркемнәрнең биюләрен өйрәнгәннәр. Татар биюе сюжетлы да булырга тиеш, - ди традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең баш белгече Лилия Яфарова.
Мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Раилә Гарипова әйтүенчә, татар хореографиясе күтәрелә. Бездә яхшы биючеләр бар.
Биючеләргә залда алкышлар тынып тормады. Халкыбызның мирасы аның биюләрендә дә чагылуын тагын бер кат исбатлады әлеге бәйге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading