16+

«Шомбайфест»ка иң яхшылар җыела

Россиянең иң яхшы курчак театрлары, курчаклары белән бергә, Казанның Петербург урамы буйлап узачак. Татарстан башкаласындагы «Шомбайфест» фестивале шулай ачылыр дип көтелә.

Россиянең иң яхшы курчак театрлары, курчаклары белән бергә, Казанның Петербург урамы буйлап узачак. Татарстан башкаласындагы «Шомбайфест» фестивале шулай ачылыр дип көтелә.

Иң яхшылар гына киләчәк

«Шомбайфест»ны өч елга бер оештыралар. Быел ул өченче мәртәбә үтәчәк. Вакыйгада 18 спектакль белән 17 коллектив – барлыгы 180 кеше катнашуы көтелә. Россия артистларыннан тыш, казанлылар һәм башкалабыз кунаклары Әзәрбайҗан, Беларусь, Италия, Франция кур­чак­ларының уеннарын тамаша кыла ала.

Спектакльләр балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәр өчен кызыклы булачак. Пермь, Пенза, Чаллы, Оренбург, Красноярск, Курск, Абакан театрлары, мисал өчен, 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен генә булган спектакльләрен алып киләчәк.

Аларга профессионал һәм балалардан гына торган жюрилар бәя бирәчәк.
 «Әкият» Татар дәүләт курчак театры директоры һәм фестиваль җитәкчесе Роза Яппарова, «Шомбайфест»та бары тик иң яхшы спектакльләр генә күрсәтеләчәк, дип вәгъдә бирде.
Аның сүзләрен театрның режиссеры Рафаэль Таһиров та хуплады.
 – Гадәттә, фестиваль яхшы үтсен өчен анда ике-өч яхшы спектакль булырга тиеш. Монда исә барысы да әйбәт тамаша. Хәтта сайлап алырга да авыр булачак, – диде ул.
Фестиваль 23-28 октябрь көннәрендә үтәчәк.

«Ике кеше утырса ...»

 «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев сүзләренчә, кайчандыр төбәкләрдәге курчак театрлары ике труппа тоткан. Аларның берсе – җирле халыкның ана телендә, икенчесе рус телендә уйнаган. Әмма вакыт узу белән, төрле сәбәпләр аркасында әлеге труппалар кушылып, берсе генә калган. Анысы да рус телендә. Фестивальдә катнашучы театрларның чыгышлары да күпчелеге рус телендә. Бары тик татар, башкорт, белорус театрлары гына ана телендә чыгыш ясаячак.

 – 1937 елда безнең кур­чак­лар татар телендә сөйләшә башлады. Театрда ике труппа, барлыгы 34 кеше эшли. Нигез салынган көннән алып, коллективыбыз дус, бердәм. Бездә беркайчан да каршылыклар булганы – юк. Татар төркеме бары татарча, русныкы русча гына эшли, – диде Роза Яппарова.

 Илгиз Зәйниев исә тамаша залында ике генә кеше утырса да, «Әкият» театры татарча да уйнаячагын белдерде.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading