16+

Шойгу: «Хәрби хезмәткә алынучылар кайнар нокталарга җибәрелмәячәк»

Быел язгы чакырылыш вакытында хәрби хезмәткә 134,5 мең граждан җибәреләчәк, бу 2021 елның язына караганда азрак, дип белдерде оборона министры Сергей Шойгу селектор киңәшмәсе вакытында.

Быел язгы чакырылыш вакытында хәрби хезмәткә 134,5 мең граждан җибәреләчәк, бу 2021 елның язына караганда азрак, дип белдерде оборона министры Сергей Шойгу селектор киңәшмәсе вакытында.

"Ассызыклыйм, хәрби хезмәткә алынучылар кайнар нокталарга җибәрелмәячәк, узган ел язгы чакырылышта чакырылган барлык хәрби хезмәткәрләр дә хезмәт срогы узу белән запаска чыгарылачак һәм яшәү урыннарына кайтачаклар", - диде министр.
Быел язгы чакырылыш компаниясе беренче апрельдә башлана, Шойгу беренче хәрби хезмәткә чакырылучыларны май аеның өченче декадасында хезмәт узу урыннарына җибәрергә кушты.

План буенча узган ел 134 650 кеше хәрби хезмәткә чакырылган. Ул вакытта хәрби хезмәткә чакыру компаниясе 1 апрельдә башланды һәм 15 июльгә кадәр дәвам итте. Шул ук вакытта 3,5 мең кеше COVID-19 аркасында хезмәткә җибәрелмәде. Көз көне президент Владимир Путин 127,5 мең кешене хәрби хезмәткә чакыру турындагы указга кул куйды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading