16+

Шойгу Путинга Россиядә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр итте

Бу хакта ул дәүләт башлыгы белән очрашуда әйтте.

Бу хакта ул дәүләт башлыгы белән очрашуда әйтте.

Россия Оборона министры Сергей Шойгу РФ Президенты Владимир Путин белән очрашу барышында илдә өлешчә мобилизацияләү буенча чараларның тәмамлануы турында хәбәр итте.  

"Бүген мобилизациягә чакырылган гражданнарны җибәрүне төгәлләделәр. Гражданнарга хәбәр итү туктатылды. Сез билгеләгән йөкләмә 300 мең кешегә үтәлгән. Бернинди өстәмә биремнәр дә планлаштырылмый", - диде ул дәүләт башлыгы белән очрашуда. 

Шушы көннәрдә Казаннан Ростов өлкәсе полигоннарына мобилизацияләнгәннәрнең икенче төркеме җибәрелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading