16+

Шәһәр биналарында – сәнгать әсәрләре

14 августта Татарстан башкаласында “Мәдәни код” халыкара урам сәнгате фестивале старт алачак. Казанга төрле илләрдән стрит-арт рәссамнар киләчәк.

14 августта Татарстан башкаласында “Мәдәни код” халыкара урам сәнгате фестивале старт алачак. Казанга төрле илләрдән стрит-арт рәссамнар киләчәк.

Алар Әбсәләмов һәм Четаев урамнарында урнашкан биналарның фасадларын бизиячәкләр.
“Мәдәни код” кысаларында җиде мурал барлыкка киләчәк. Әлеге зур граффитилар – буыннар бәйләнешенә багышланган абстракт картиналар да, бүгенге көн вакыйгаларын чагылдырган рәсемнәр дә булачак.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, бер мурал Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланачак, ягъни татар теленә бәйләнешле иҗат җимеше булыр дип көтелә.
Рәссамнар ике атна дәвамында эшлиячәкләр. Муралларны официаль рәвештә тәкъдим итү Татарстан Республикасы көнендә үткәреләчәк.

“Әлеге фестивальнең максаты – төбәкләрдә ачык һавадагы монументаль сәнгать музейларын булдыру, шулай ук ил халкын заманча сәнгатьнең төрле юнәлешләре һәм дөньякүләм урам мәдәнияте белән таныштыру,” – дип белдерде Тимур Җәүдәт улы матбугат конференциясендә.

Казанда хәзерге вакытта да мондый сәнгать әсәрләре шактый. Кешеләр бу рәсемнәрне бик җылы кабул иттеләр. 2021 елның ахырына кадәр башкалабызда тагын барлыгы 50 тирәсе мурал барлыкка киләчәк дип ышандырдылар проектны оештыручылар. Биналардагы картиналар белән илебезнең берничә шәһәрендә хозурланырга мөмкин.

“Барлык серләрне дә ачып бетерә алмыйбыз. Кешеләрдә кызыксыну кимемәсен өчен нечкәлекләрне сер итеп сакларга мәҗбүрбез. Аннары эш барышында ниләрдер үзгәрергә дә мөмкин,” – диде спикер тулырак мәгълүмат алырга теләгән журналистларга.

Исегезгә төшерәбез, “Мәдәни код” – халыкара фестиваль, аның кысаларында дөньякүләм стрит-арт бергәлеге тарафыннан танылган Россия һәм чит ил рәссамнары Россиянең төрле төбәкләрендә биналарның фасадларына гаять зур картиналар яза. Проект заманча сәнгатьне популярлаштыруга, талантларга ярдәм итүгә һәм шәһәр тирәлеген үстерүгә юнәлдерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading