16+

Бәдретдинова һәм Сюткин, Салават һәм Безруков... - Казанда Шәһәр көне ничек узачак?

30 августка 300 залптан торган салют, җырчыларның һәм музыкантларның чыгышы Казанда Шәһәр һәм республика көнендә планлаштырылган.

30 августка 300 залптан торган салют, җырчыларның һәм музыкантларның чыгышы Казанда Шәһәр һәм республика көнендә планлаштырылган.

Бәйрәм чаралары гадәттәгечә Казансу яры буенда «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта узачак. Чараның кунаклары Валерий Сюткин, "Добро" төркеме, Сергей Безруков һәм аның "Крестный папа" төркеме булачак. Моннан тыш, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов һәм Niletto да әлеге бәйрәм көнне чыгыш ясаячак.
Салютның беренче залпы 22:00гә планлаштырылган. Ул Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән башланып китәчәк.

Бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле 29 һәм 30 августта Казанда Мәрҗани, Зәйни Солтан, Каюм Насыйри, шулай ук Сибгат Хәким, Декабристлар урамыннан алып Әбсәләмов урамына кадәрге участокта транспорт хәрәкәте ябылачак.

Фото: http://kzn.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading