16+

Шәһәр урамнары чәчәккә күмелә

Җәй көне Казанда яңа горизонталь чәчәк композицияләре: Меңьеллык мәйданында – WorldSkills чемпионаты талисманнары «Алмаз» белән «Алтын», Елга порты вокзалы бинасы каршында – «Дөнья синең кулда», Универсиада авылы районында – «Йөрәкләр», Н.Ершов урамында чәчәк аркалары һәм шарлар барлыкка киләчәк, дип яза Казан мэриясе сайты.

– Чәчәк композицияләре һәм сыйфатлы газоннар Татарстан башкаласының визит карточкасына әйләнде. Быел Казанның WorldSkills стандартлары буенча Һөнәри осталык халыкара чемпионатны уздыруын исәпкә алып, шәһәребезне чәчәкләр белән бизәү мәсьәләсенә дә аерым игътибар биреләчәк, – дип ассызыклады Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Чемпионат алдыннан 22,5 мең кв м мәйданда чәчәк түтәлләре урнаштырачаклар, 3,5 мең чәчәк кашпосы эленәчәк. Нәтиҗәдә шәһәр урамнары, бакчалары, парклар һәм скверлар чәчәкләр белән бизәләчәк.

Моннан тыш, шәһәр территориясендә 11 яңа күләмле чәчәк композициясе урнаштыру көтелә. Оренбург тракты буенча шәһәргә кергәндә һәм «Казан-Арена» стадионы тирәсендә Казан халкын һәм кунакларын WorldSkills стилендә һәм темасына эшләнгән төсле язулар каршы алачак.

– Айдинов һәм Татарстан урамнарын яшелләндерү, җиләк-җимеш агачлары утырту, декоратив куаклар утырту, берьеллык үсентеләрдән чәчәк түтәлләре урнаштыру планлаштырыла, – дип сөйләде Игорь Куляжев.

Тулаем алганда, быел 10 меңгә якын агач һәм куак утырту планлаштырыла.

Дамир Бәдриев фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading