16+

Шәһәреңне чиста тот

30 август көнне сәгать 11.00дән 16.00гә кадәр Казан урамнары буйлап махсус эко-транспорт хәрәкәт итә. 5 нче трамвай белән 2 нче троллейбуска утырган пассажирлар "Без чисталык өчен!" акциясендә катнашачак.

Әлеге транспорт чаралары салонында мастер-класслар һәм бәйгеләр үткәреләчәк. Пассажирларга нинди чүпнең икенчел чимал булып куллана алуы, кайсысының әйләнә-тирә өчен куркыныч булуы, һәр калдык төре белән ничек эш итәргә кирәклеге, макулатура һәм полиэтиленны, кулланылган батареяләр һәм электр энергиясен саклый торган лампаларны кайда тапшырырга кирәклеге турында да сөйлиячәкләр. Чараның төп максаты - халыкның экология буенча эчке культурасын арттыру. Шәһәр көнендә уздырылган акция казанлыларга үз шәһәреңне чиста итеп тотуны искә төшерү максатыннан да оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading