16+

"Шәһри Казан" гастрольләр "тур"ын Яшел Үзәннең Бакырчы авылыннан башлый

"Безнең авыл" бәйгесендә җиңгән өч авылга "Шәһри Казан" кунакка кайтып, журналистлар һәм җырчылар белән берлектә очрашу оештырырга вәгъдә иткән иде.

Кайсы авылдан башларга дип торганда, Яшел Үзән районының Бакырчы авылыннан мәчет ачылган көнгә чакыру килеп төште. Авыл тарихындагы әлеге истәлекле көн шаһитләре булу, әлбәттә, зур шатлык. Чакыруны кабул итеп, биргән вәгъдәбезне үтәү ниятеннән, иртәгә, 10 декабрьдә, Бакырчы авылына кайтырга булдык. Шулай итеп, "Шәһри Казан" гастрольләр "тур"ын башлап җибәрә.

Әлеге авылның кунакчыл халкы белән очрашуга редакция хезмәткәрләре белән бергә яшь җырчылар - Диләрә Иләлетдинова, Азат Абитов, Артур Шөгаепов, алып баручы Гөлинә Шәйхетдинова да кайтачак. Очрашканга кадәр, дуслар!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading