Халык белән аралашкан чакларда, кайбер кешеләр: ”Фәлән газетага язылдык инде, барысы да бер төсле бит”, - дип әйтергә ярата. Бу ялгыш инану. Адәм балалары игезәк булырга мөмкин, ләкин газеталарда һич тә охшашлык юк.
Татар матбугатында милли уртаклык, рухи якынлык күзәтелсә дә, теманы яктырту алымнары һәм авторлар үзгә. Шушы көннәрдә Лаеш районына сәфәр кылып кайттык. Имән Кискә авылында “Шәһри Казан”ны яздырып, укып барган укытучылар Гөлфия Имамиева белән Гүзәл Җиһаншинага рәхмәт! Айсылу Имамиеваның редакциябездә әдәби хезмәткәр булып эшләп киткәненә дә байтак вакыт узды инде. Ләкин Гөлфия ханым Имамиева, үзенең кызы Айсылу башка эшкә күчсә дә, “Шәһри Казан” газетасын яздырып алудан туктамады, әле эчтәлекле мәкаләләрен дә җибәреп тора.
Кече Елга авылына да сугылдык.
— Почтальоннар Гөлсинә Хасанова, Надежда Честякова һәм Роза Нуруллина белән бергәләшеп, халыкка хезмәт күрсәтәбез, - ди Кече Елга почта бүлекчәсе мөдире Миләүшә Мәрданова.
Флера белән Миннулла Гинатуллиннар, Ләйсән белән Әюп Гыйниятовлар, Илһамия белән Гайнулла Хәйруллиннар ел саен гаиләдә үзләренә дә һәм балаларына да 10 берәмлеккә якын газеталар, журналлар яздырып алдыралар икән. Бу турыда ишеткәч, СССР чорлары искә төште, һәр гаилә шулай күпләп языла иде вакытлы матбугатка. Белмәссең, бер заман шушы санап үтелгән гаиләләр “Шәһри Казан” газетасын да яздырып ала башлар.
— Казанда яшәүче Асия Маликова инде биш ел рәттән Кече Елга авылындагы 4 туганының һәркайсына “Шәһри Казан” газетасын яздырып бүләк итә. Туганнары әлеге бүләккә бик рәхмәтле,-дип, соклангыч мисал сөйләде Миләүшә Мәрданова.
Асия ханым Маликова кебек кешеләрне һәм үзләре теләп язылганнарны “Шәһри Казан” газетасының тугры "фәрештә"ләре дип әйтсәк тә гөнаһ булмас.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар