16+

"Шәһри Казан" яңа форматлы газета чыгара!

2 июль көнне сәгать 11дә “Татмедиа” бинасындагы әдәби кафеда “Шәһри Казан”ның яңа форматлы газетасын тәкъдим итү чарасы узачак. 

2 июль көнне сәгать 11дә “Татмедиа” бинасындагы әдәби кафеда “Шәһри Казан”ның яңа форматлы газетасын тәкъдим итү чарасы узачак. 

2 июльдән “Шәһри Казан” газетасының җомга саны өр-яңа форматта чыга башлый. “Язмыш” дип исемләнгән газета А4 форматында һәм 24 битле булачак. Исеменнән күренгәнчә, газетада гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, фаҗигаләр турында бәян ителәчәк. Моннан тыш, сәламәтлек, дин, киңәшләр, шоу-бизнес һәм башка сәхифәләр дә урын алачак. “Язмыш” - “Татмедиа” тарихында беренче мондый форматтагы басма.

“Шәһри Казан” - Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы. Узган елның августында газета үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. “Шәһри Казан” атнага өч тапкыр - сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга. Шуны да әйтергә кирәк, газетаның сайты да уңышлы гына эшләп килә. 2021 елның беренче яртыеллыгында shahrikazan.ru сайты рекордлы аудитория өчен “Татмедиа”ның Рәхмәт хатына ия булды.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading