Татарстан китап нәшриятында күптән түгел генә "Шәһри Казан" журналисты Линар Закиров туплаган "Татар җырлары" китабы дөнья күрде.
Линарда татар җырларын туплау идеясы уйламаганда туа дисәң дә була. Чөнки журналистка әлеге татар җырлары китабына ихтыяҗ бармы-юкмы икәнлеген өйрәнеп, мәкалә язарга туры килгән. Чыннан да мондый китапның кирәклеген аңлаган Линар, татар җырларын туплау белән шөгыльләнә башлый. Аның татар халык җырларын туплаган "Күбәләгем-түгәрәгем" дигән беренче җыентыгы 2010 елда ук дөнья күреп, "Ел китабы" номинациясендә беренче урынны алган иде.
Әле күптән түгел генә табадан төшкән "Татар җырлары" җыентыгына исә, татар халкының төрле буын вәкилләре яратып башкара торган популяр җырлар тупланган. Халык җырлары, танылган шагыйрь, композитрларның һәм һәвәскәр иҗатчыларның 200дән артык җыры әлеге басмада урын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар