16+

«Шәһри Казан»да дөнья күрүче скандвордлар авторы Фаил Гаязовка ярдәм кирәк

Фаил Гаязовны журналист халкы яхшы белә. Мөмкинлекләре чикле булса да, егет тик ятмый: матбугатта язмалары күренә, "Шәһри Казан"да атна саен сканвордлары чыгып килә, радиода җырлары ишетелә.

Фаил Биектау районы Усад авылында яшәп ята. Үзенең иске “Ока”сы белән сирәк кенә Казанга килә. Бүген Фаилгә ярдәм кирәк. Рамазан аенда изге гамәлләр эшләргә ашыгыйк.

Фаил бик актив егет. Аның активлыгын бары тик физик мөмкинлекләре генә чикли. Тиктормас коллегабыз инвалид коляскасына кызыга (моңарчы булмаган икән).

“Ортекс Мед дигән җиргә шалтыратып сөйләштем. Бәяләре 7-8 меңнән башлана. 6 ай гарантия”, - дигән “Матбугат.ру”га Фаил. Зур акча түгел, бергәләп мәсьәләне хәл итеп булыр иде.
Фаилгә ярдәм итәргә мөмкинлеге булганнар өчен “Сбербанк”ның МИР картасы, номеры (Фаил Гаязов исемендә): 2202 2003 1218 1520

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading