16+

Шәймиев Зөядәге агач археологиясе музее төзелеше темпларыннан канәгать түгел

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, "Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды" коммерциячел булмаган оешмасының попечительләр советы рәисе Зөя утрау-шәһәрчегендә булды.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, "Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды" коммерциячел булмаган оешмасының попечительләр советы рәисе Зөя утрау-шәһәрчегендә булды.

Сәфәре барышында Минтимер Шәймиев төзекләндерелә торган объектларны: агач археологиясе музее, XIX гасыр җитмешенче еллар һөнәр училищесы һәм янгын олаулары комплексы, Казан университетының Крылов йортындагы "Дөньякүләм мәдәни мирас" мәгълүмати-белем бирү үзәген карап чыкты. Аерым алганда ул агач археологиясе музее төзелеше темпларыннан канәгать булмавын белдерде.

- Кая сезнең график? Нишләп объект әзер түгел. Без аны Россиядәге бердәнбер музей дибез. Әмма ул сакаллы төзелеш булып калмагае. Бу бик җитди мәсьәлә. Бүгенге очрашуның беркетмәсенә, эшләрне кыска вакытта тәмамларга, дип язып куярга кирәк. Җавапсызлыктан башка сәбәп күрмим мин монда, - диде Минтимер Шәймиев.

Сүз уңаеннан: Агач археологиясе музее Зөянең елга порты янында урнашачак. Анда экспонатлар булып 2013 елда Зөя шәһәрчеге территориясендә казу эшләре вакытында табылган агачтан эшләнгән төзелеш калдыклары торачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading