16+

Сигез айлык бала үз коляскасында янгында һәлак була...

Янгын вакытында гаилә башлыгы эштә була.

Янгын вакытында гаилә башлыгы эштә була.

Башкортстанның Чишмә районындагы Чишмә авылында 26 майда янгын була. Фаҗигадә сигез айлык кыз бала үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, ачык утны биш минут эчендә сүндереп бетерәләр. Шуннан соң өй эчендә нәни кыз мәетен табалар.

Янгын булган урынга Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров барган. Ул сабыйның үлеме турында сөйләгән. «Янгын чыккан вакытта баланың анасы ишегалдында өч яшьлек кызы белән була. Кече бала — сигез айлык кыз — өй эчендә коляскада ятып тора. Якынча белешмә буенча, янгын баскыч төбеннән башлана (электр үткәргечендә кыска ялганыш булуы ихтимал). Санаулы мизгелләр эчендә янгын бөтен өйне чолгап ала. Хатын-кыз баласын уттан алып чыгарга маташкан, ул бөтенләй корымга баткан иде. Ләкин әни кеше баласын коткара алмый. Ут бик тиз тарала», — дип сөйли Мансуров.

Янгын вакытында гаилә башлыгы эштә була. Соңрак хокук саклаучылар ачыклаганча, гаилә бик үк яхшылар хисабында түгел, ир белән хатынны мошенниклыкка кагылышлы җинаятьләрдә шикләнгәннәр, дип яза Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading