16+

Сигез чит ил Россия туристларын хәзер үк кабул итәргә әзер

Тиздән андый илләр саны тагын да артырга мөмкин.

Сигез чит ил Россия туристларын хәзер үк кабул итәргә әзер

Тиздән андый илләр саны тагын да артырга мөмкин.

Россия туроператорлары Ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр иткәнчә, сигез дәүләт Россия туристларын инде бүген үк кабул итәргә әзер. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия халкын үзләрендә Төркия, Куба, Доминикана, Мексика, Мальдивы, Хорватия, Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кабул итәргә әзер икән. Бирегә ниндидер чикләү булып, үзеңдә коронавирус булмавын раслаучы белешмә кәгазе генә кирәк.

Тиздән андый илләр саны тагын да артырга мөмкин. Аерым алганда, 16 июльдә Абхазия белән Италия, соңрак Испаниянең үз чикләрен ачу-ачмау мәсьәләсе хәл ителәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading