16+

Синоптик: “Урта һәм Түбән Иделдә иң эссесе булачак”

Һава температурасы нормадан 4-6 градуска югарырак булуы көтелә.

Һава температурасы нормадан 4-6 градуска югарырак булуы көтелә.

Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләре, Калмыкия, Краснодар крае һәм Кырымның дала районнарында якын көннәрдә һава температурасы 36-40 градуска кадәр җылыначак. Шулай ук күршеләребез Самара, Ульяновск өлкәләре, Чиләбе, Свердловск якларында да эсселек көтелә, дип фаразлый Россиянең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд.

“Иделнең урта һәм түбән районнарында, Көньяк Уралда аеруча да эссе һава торышы көтелә. Ул җирлекләрдә температура нормадан 4-6 градуска югарырак булачак һәм 30 дан артып китәчәк”, - ди белгеч.

Әстерхан, Волгоград якларында һаваның 36-40 градуска кадәр җылынуы көтелә.

Самара, Ульяновск өлкәләрендә температура 35 кә кадәр күтәреләчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading