16+

Синоптиклар Идел буе федераль округында майның нинди булачагын фаразлады

Синоптиклар Идел буе федераль округында, төгәлрәк алганда,Татарстан, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Удмуртия, Пермь, Башкортстанда май аеның нинди булачагы хакында фаразларын җиткерде.

Түбән Новгородта апрель азагында яшенле яңгырлар булуы көтелә. Ә менә май аеның өч декадасы да яңгырлы булачак. Төнлә һава температурасы 5-8 градус булса, көндез 10-14 градуска кадәр җылылык дип көтелә.

Майның беренче көннәреннән үк  Оренбург, Самара, Саратов өлкәләренә дә явым-төшемнәр вәгъдә ителә. Әмма һава температурасы, күрше төбәкләрдән аермалы буларак, аларда югарырак булачак. Төнлә 7-12, көндез һава 12-20 градуска кадәр җылыначак.

Татарстан һәм Удмуртиядә май көчле яңгырлар белән башланачак. Аннан берничә коры көн булып ала да, айның өченче декадасы башланганчы явым-төшемнәр булачак, дип фаразлана. Һава торышы төнлә 5-6 градус, көндез 15-18 булачак.

Пермь, Башкортстан һәм Киров өлкәләрендә дә майның беренче атнасы яңгырлы булачак. Төнлә урыны белән кырау булы ихтимал. Һава төнлә 3-6, көндез 13-16 градус булачак, дип яза “АиФ”. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading