Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
25 һәм 26 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада -1, туфракта -3 градуска кадәр кырау көтелә.
Моңа кадәр синоптиклар Татарстан халкын һәм республика кунакларын көчле җил һәм көннең суытуы хакында кисәткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар