16+

Синоптиклар Татарстан халкын көчле яңгыр, яшен һәм җил турында кисәтә

Атна ахырына яңгырлар кими, ләкин салкынайтачак. Иртәгә, 3 сентябрьдә, Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә.

Атна ахырына яңгырлар кими, ләкин салкынайтачак. Иртәгә, 3 сентябрьдә, Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә.

Синоптиклар республикада аязучан болытлы һава, яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгырлар фаразлый. Аерым районнарда яшен булуы да ихтимал. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төньяк-көнчыгыштан исүче талгын җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртеп, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Казанда исә җилнең тизлеге секундына 17 метрдан артмас дип көтелә.

Төнлә һава температурасы 10 градустан алып 15 градуска, көндез исә 12, 17 градуска кадәр булачак. Республиканың көнчыгышында температура 21 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның алдан фаразлауларынча, ял көннәрендә Татарстанда салкынча дымлы һава сакланачак. Урыны белән көчле җил булса да, яңгырлар акрынлап кими, ләкин температураның төшүе дәвам итәчәк.

Чыганак
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading