16+

Синоптиклар вәгъдә итә: 20 градуслы җылылар булачак

Татарстанда җомга, 4 октябрьдә, атнаның иң җылы көне булачак. Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге башлангыч фаразларыннан күренә.

Татарстанда җомга, 4 октябрьдә, атнаның иң җылы көне булачак. Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге башлангыч фаразларыннан күренә.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 1 һәм 2 октябрьдә, бүгенге кебек үк, республика территориясендә һава торышын төньяк-көнбатыштан килгән киң циклонның (үзәге Балтыйк диңгезе өстендә урнашкан) алгы өлеше билгеләячәк.

Төбәк аша узган атмосфера фронтлары аркасында вакыт-вакыт яңгырлар явып алачак. Көньяктан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булачак. 1 һәм 2нче числода җил тизлеге көндез 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

«Пәнҗешәмбе, 3 октябрь көнне, республикага антициклон йогынтысын таратачак», – дип билгеләп үтә Татарстан синоптиклары. Шунлыктан алга таба җылылык +13, +18 градуска кадәр булачак. Урыны белән генә бераз явым-төшемнәр булырга мөмкин.

5 октябрьдә, шимбә көнне үк, Татарстанга яңгырлы салкын фронт киләчәк, шуның аркасында һава температурасы 11-16 градуска кадәр төшәчәк.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бу атнада Татарстанда көтелә торган аномаль җылы һава торышы турында сөйләде.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading