16+

Синоптиклар җәйнең салкынаюын фаразлый

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хезмәткәрләре, Россиядәге салкын җәй якындагы ун елда гадәти хәлгә әйләнергә мөмкин, дип кисәтә. «Российская газета» язганча, бу үзгәрешләр глобаль җылыну сәбәпле килеп чыга, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Экватор һәм котыплар арасында температура аермасы кимү һава торышындагы үзгәрешләргә китерә. Россия киңлекләре өчен һава агымының һәрчак көнбатыштан көнчыгышка таба күчүе хас.
Хәзер исә илдә һава циркуляциясе билгеләнә. Ул Арктиканың салкын җилләреннән тора. Синоптиклар, әлеге вазгыять якындагы ун елда күзәтеләчәк, дип фаразлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading