16+

Синоптиклар юеш кар һәм кырау хакында кисәтә

16 сентября 2021, 09:09
3105
0
1
Уку өчен 2 минут

Һава температурасы көннән-көн суыграк булачак.

Синоптиклар юеш кар һәм кырау хакында кисәтә

Һава температурасы көннән-көн суыграк булачак.

Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сүзләренчә, Россиянең Европа өлешендә көннән-көн суыта бара. 16 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында кырау төшүе ихтимал. Түбән Новгород, Смоленск өлкәләрендә төнлә температура -3 градуска, ә Башкортстанда -5 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый белгеч.

Уралда исә тагын да салкынрак. Пермь крае һәм Свердловск өлкәләрендә юеш кар явуы көтелә, дип яза “Российская газета”. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading