16+

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә

Һава температурасы кабат югары күтәрелә.

Һава температурасы кабат югары күтәрелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы өч көндә көндезге һава температурасы -4..+1 градус булачак. Шул сәбәпле юлларда көчле бозлавык хасил булу ихтимал.

Иртәгә 3 гыйнварда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, кар, көндез җепшек кар көтелә. Төнлә һава температурасы -6..-11, аязган вакытта -16 градуска җитә. Көндез исә җылыта – -4..+1 булачак.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юлларда көчле бозлавык сәбәпле юлларда сак һәм игътибарлы булырга, мөминлек булганда ерак юлларга сәфәр чыкмаска чакыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading