Һиндстанда яшәүче 13 яшьлек малай сирәк очрый торган авырудан интегә - аның бөтен битен йон баскан. Бу хакта The Daily Mail хәбәр итә.
Лалит Патидар туганда ук гипертрихоз белән туган. Әлеге авыру булган кешеләрнең, җенесенә һәм яшенә карамастан, тәннәренең гадәти булмаган урыннарына йон үсә икән. Малайның исә бөтен битен йон баскан.
Лалит мәктәптә бик популяр, әмма аны таныш булмаган балалар кайчак "җен" дип кимсетә икән. Ул йөзеннән бер дә кыенсынмый һәм үзен яхшы хис итә. Үскәч, гадәти булмаган малай хокук сакчысы булырга хыяллана.
Фото: Shams Qari / Barcroft Imag
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар