16+

«Skills Bazaar»да һөнәр сайладык

19 май көнне Казанның Горький паркында Skills Bazaar һөнәри осталык ярминкәсе узды.

19 май көнне Казанның Горький паркында Skills Bazaar һөнәри осталык ярминкәсе узды.

Әлеге чара «Яшь профессионаллар» чемпионаты кысаларында икенче тапкыр оештырыла инде. Көн дәвамында биредә һәркем үзен кызыксындырган һөнәрдә сынап карый ала иде.
Флорист, тукучы, балта остасы, аш-су остасы, роботлар эшләүче... бу һөнәрләрне «Skills Bazaar»да бушлай үзләштереп була иде. Чарада эшче һөнәрләре ярдәмендә уңышка ирешү серләрен, акча эшләү мөмкинлекләрен дә өйрәттеләр.
Һөнәрләр базарына килгән халыкны WorldSkills International техник директоры Джейн Стоки сәламләде.
– WorldSkills хәрәкәтенә инде 70 ел. Мин үскәндә, әлеге ярышта нибары ике ил – Испания белән Португалия генә катнаша иде. Хәзер WorldSkillsка бөтен ­дөнья кушылган. Чемпионатның баштагы максаты яшьләрне эшкә җәлеп итү иде. Хәзер без аларны үзләрен күрсәтергә, сәләтләрен үстерергә, ­дөнья дәрәҗәсендә эшли алыр­лык белгеч булырга өйрәтәбез. Мин Татарстанны шундый зур чемпионатны кабул итүе белән тәбриклим, – диде Джейн Стоки.
Татарстан Республикасы премьер-министры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та әлеге чемпионатның республика өчен әһәмиятле чара булуын искәртеп китте.
– Skills Bazaar ярминкәсен икенче тапкыр үткәрүебез юкка түгел. Әлеге чара халык арасында бик зур кызыксыну уятты. Биредә син һөнәрләр белән танышып кына калмыйсың, аларны үзеңдә сынап карый аласың. WorldSkills Kazan 2019 Дөнья чемпионаты башлануга 100 көннән дә кимрәк вакыт калып бара, ә иртәгә Милли чемпионат башланачак. Бу ике чарага да сезне кунакка чакырып калам, – диде Рафис Борһанов.
Көн дәвамында Skills Bazaar ярминкәсен 7 мең кеше караган. 100дән артык остаханәләрдә үз көчен 4200 кеше сынап караган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X