16+

Мөселман балалары арасындагы традицион Сабан туй быел 17 июльдә узачак

17 июльдә Балтач районы Борбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туе узачак.

Мөселман балалары арасындагы традицион Сабан туй быел 17 июльдә узачак

17 июльдә Балтач районы Борбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туе узачак.

Бу күркәм чара инде 15нче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангычында оештырыла. Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган.

Һәр ел саен һәрбер Сабан туендагы кебек биредә дә көрәш ярышы зурлап оештырыла. Төрле елларда биредә баш батырга, тәкә белән берлектә, велосипедлар да, скутерлар да бирделәр. Быел көрәш 32, 45, 60, 75 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә 2004 елда туган һәм аннан да яшьрәк балалар арасында булачак. Теркәлү һәм үлчәнү иртәнге 8дән 10га кадәр булачак. Соңга кала күрмәгез. Баш батырга быел да скутер бирәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading