16+

Сәламәтлек саклау министрлыгы онкологик авырулар таралу күрсәткечләре югары булган төбәкләрне атаган

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы онкологик авырулар таралу күрсәткечләре югары булган төбәкләрне атады.

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы онкологик авырулар таралу күрсәткечләре югары булган төбәкләрне атады.

RT хәбәр иткәнчә, яман шеш иң күбе Курск өлкәсендә таралган. Монда 100 мең кешегә 3331,1 очрак туры килә (беренче ачыкланган һәм элегрәк ачыкланган шешләр дә керә). Икенче урында – Мордовия Республикасы. Монда 100 мең кешегә 3292,1 очрак. Аннан соң Краснодар крае (3235,2), Калуга (3231,4) һәм Псков (3110,5) өлкәләре.

2018 елда Россия буенча уртача күрсәткеч 100 мең кешегә 2526,1 очрак булган. Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы ун елда яман шеш авырулары 40 процентка арткан.

Фото: aif.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading