16+

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков: Бер заманча аппарат та пациентка карата булган игътибарны алыштыра алмый

17 июньдә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков: Бер заманча аппарат та пациентка карата булган игътибарны алыштыра алмый

17 июньдә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу уңайдан Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 
«Сезнең тәҗрибә, кешелекле булуыгыз, фидакарьлегегез аркасында медицина хезмәткәре һөнәре җәмгыятьтә иң хөрмәтлеләрдән санала. Вакыт уза, тормыш кыйммәтләре, техника үзгәрә, бер генә нәрсә үзгәрешсез кала – ул шәфкать туташларының һәм табибларның кайгыртучан куллары һәм изге йөрәге”,– диде министр. Ул медицина хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, рәхмәтле пациентлар теләде. Һәр кешенең дә сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге булырга тиешлеген искәртте.  
«Кайда гына булсагыз да: авылдамы, шәһәрдәме, ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасындамы, әллә югары технологияле үзәктәме, кешенең сәламәтлеге, гомере сезгә бәйле. Истә тотыгыз, бер генә заманча аппарат та пациентка карата булган уңай мөгәлләмәне, игътибарны алыштыра алмый”, – диде Марат Садыйков. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X