16+

Словакиягә Татарстаннан да зур рәхмәт!

Словакия Республикасы Парламенты Рәисе Андрей Данко җитәкчелегендә Словакия депутатлары, предприятиеләр вәкилләре һәм эшкуарлар Татарстанга эшлекле визит ясады.

Словакиягә Татарстаннан да зур рәхмәт!

Словакия Республикасы Парламенты Рәисе Андрей Данко җитәкчелегендә Словакия депутатлары, предприятиеләр вәкилләре һәм эшкуарлар Татарстанга эшлекле визит ясады.

Казанда 3 июльдә «Татарстан-Словакия» бизнес-форумы булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер министр урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агеев һәм республиканың бизнес вәкилләре катнашты.

Татарстан балән Словакия арасында узган ел сәүдә әйләнеше 500 миллион долларны гына тәшкил иткән.

– Бу хөрмәт йөзеннән генә түгел, ә хезмәттәшлекне активлаштыру визиты булсын иде. «Татнефть» белән «Словнефть» хезмәттәшлеге чимал алмашуга гына кайтып калмыйча, технологияләр алмашу дәрәҗәсенә күтәрелсен. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Санкт-Петербург икътисади форумында: «Татарстан инвестицияләр җәлеп итүдә Мәскәүдән соң икенче урында», – дип әйтте. Бу зур бәя. Озак вакытларга дуслар һәм хезмәттәшләр булыйк. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин: «Европа Советы Парламент ассамблеясенә Россияне кайтаруда Словакия зур тырышлык күрсәтте», – диде. Татарстаннан да зур рәхмәт сезгә моның өчен! – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Словакия Республикасы Парламенты Рәисе Андрей Данко җавап сүзе белән чыкты.

– Европа Советында яшибез. Кайбер кешеләрдә «бездән читтә дөнья йоклый» дигән ялгыш инану бар. Юк, алай түгел, читтә дә дөнья үсештә. Татарстанда җитештерелгән «КамАЗ» машиналарының, вертолетларның, корабларның югары сыйфатлы булганлыгын беләбез. Татарстан белән сәүдә багъланышлары берара сүрелеп торды. Словакия җитәкчелеге бу хәлне уңай якка үзгәртергә кирәк, дигән карарга килде. Парламентара хезмәттәшлек тә бик мөһим. Бездә киләсе елда парламент сайлаулары була, ләкин, Словакиянең Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлеге сакланыр дип уйлыйм. Татарстанда югары профессионализм, тарихка игътибарлы караш. Татарстанның тәҗрибәсе безнең өчен мөһим, – диде Андрей Данко.

Словакия делегациясе Татарстанның икътисад мөмкинлекләре белән танышты.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading