16+

«Сәләт»ле ял нинди була?

Тиздән «Сәләт» яшьләр берләшмәсе җәйге форумын башлап җибәрә. Быел ул алты сменадан торачак.

Тиздән «Сәләт» яшьләр берләшмәсе җәйге форумын башлап җибәрә. Быел ул алты сменадан торачак.

“Cәләт” VII халыкара яшьләр уку-укыту форумының максаты - интеллектуаль иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан баерга теләүче яшьләрне бер мохиткә берләштерү, аларны үстерү. 2017 елда ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ике сменада уздырылды. Быел җәй форум алты сменада үткәреләчәк.

21-25 июнь көннәрендә “Soft Skills Биләр форумы” була. Ул һөнәри осталык, командада нәтиҗәле эшләүне тәэмин итүче күнекмәләрдән тора. Программага шулай ук төрле форматтагы белем бирү чаралары, профиль лабораторияләр, спорт, күңел ачу, иҗат мәйданчыклары кертелгән. Остаханәләр, белгечләр белән очрашудан тыш, төрле өлкәләрдә (фән, сәнгать, эшмәкәрлек) уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш тарихлары белән уртаклашу сессияләре планлаштырылган. Форумда катнашу өчен Сәләтнең «Тел», «Осталар бистәсе», «Болгар-Туган тел», «Изге Чишмә» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк. Теркәлү өчен portfolio-selet.ru сайтында портфолио тутырырга кирәк.

27-30 июнь көннәрендә «Arts Биләр форумы» уза. Аның төп максаты - сәләтле балаларга музыка, бию һәм театр сәнгате белән тирәнтен таныштыру, яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачу. Биредә 12-22 яшьлек сәләтле балалар катнаша ала. Форумга сайлап алу өч этаптан тора.
“Selet Биләр форум” (4-9 июль) - 1994 елдан оештырылып килгән традицион фестиваль-форум. Аны үзенчә “Сәләт” оешмасы эшчәнлегенең кульминацион өлеше диләр. Быелгы смена мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү – дуаль белем бирү, һөнәр сайларга ярдәм итү, онлайн-белем алуга багышланган булачак. Татарстан Республикасы һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре, галимнәре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре балалар өчен остаханәләр оештырачак. Сменада катнашыр өчен Сәләтнең «Байлар Сабасы», «Гайрәт», «Бөгелмә», «Азнакай», «Биләр каласы», «Самара», «Болгар», «Кандракүл», «Раушан», «Яр Чаллы», «Рухият», «Батыр» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк.

16-21июль көннәрендә мәгълүмати технологияләр белән таныштыручы «IT Биләр форумы» уза. Катнашучы булыр өчен «Сәләт-Эшмәкәр», «Сәләт-Санак» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк.

26-30 июль аралыгында лидерлык сыйфатын, проект һәм команда эше  камильләштерергә багышланган «Лидер Биләр форумы» уза. Биредә төрле өлкәләрдә лидер булып танылган кешеләр махсус дәресләр үткәрәчәк. Форумда Татарстан Республикасында Россия укучылар хәрәкәтенең база мәктәпләренең үзидарә лидерлары катнаша.

“Media Биләр форум”ында радио, телевидение, социаль медиа-ресурслар белән эшләү үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. Сменада Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары – яшь журналистлар, блогерлар, практик һәм теоретик профильле белемне үстерүдә кызыксынган яшьләр катнашачак.
Алты сменада Татарстан Республикасыннан, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 15 мең сәләтле бала һәм яшьләр катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X