16+

Үсмерләрне үз-үзенә кул салуга җиткергән кешеләр 8 елларын төрмәдә уздырачак

Дәүләт Думасы депутатлары балигъ булмаганнары үз-үзен үтерүгә китереп җиткергәннәрне 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә тәкъдим итә. Бу хакта пәнҗешәмбе матбугат конференциясендә түбән парламент палатасы ("Бердәм Россия") вице-спикеры Ирина Яровая җиткерүен ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Депутат сүзләре буенча, Җинаять кодексының "Үз-үзләренә кул салуга җиткерү"нең гамәлдәг нормасында яңа квалификацияле билгеләр кертү һәм төркемгә бәйле гамәлләр вакытында "балигъ булмаганнарны, йөкле хатын-кызларны үз-үзен үтерүгә җиткерүдә җаваплылыкны арттыру" кертеләчәк.

"Без бу җинаятьне максималь дәрәҗәдәге авыр җаваплылык категориясенә (8 елга кадәр иректән мәхрүм итү) кертәбез һәм билгеле бер эшчәнлек белән 10 елга кадәр шөгыльләнүдән мәхрүм итүне карыйбыз", - дип белдерде депутат.

Хәзер гамәлдә булган Җинаять кодексы маддәсен Ирина Яровая "йокыга талган норма" дип атады. Әгәр суицидка куркыту, кырыс мөрәҗәгать, кешене мыскыллау этәргән булса, бу маддә буенча җинаять эшләре сирәк кузгатыла, дигән ул.

Әлеге канун проекты Дәүләт Думасына көн дәвамында кертеләчәк.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading