16+

Сүндерелмәгән тәмәке аркасында ике кеше һәлак булган

Яшел Үзәндә Татарстан урамындагы 20 нче йорт подъездында төтен исе чыгуы турындагы хәбәр 101 нче янгын сүндерү номерына 18 декабрь көнне төнлә килгән.

Яшел Үзәндә Татарстан урамындагы 20 нче йорт подъездында төтен исе чыгуы турындагы хәбәр 101 нче янгын сүндерү номерына 18 декабрь көнне төнлә килгән.

Янгын сүндерүчеләр 9 нчы фатирдан төтен чыгуын ачыклаганнар. Диван яна башлаган икән
Беренче янгын расчетлары килгәнче үк өйдән мөстәкыйль рәвештә 10 кеше чыккан. 10, 5 һәм 3 яшьлек кыз балаларны бишенче каттагы тәрәзә аша коткарганнар. Аларны автобаскыч буйлап аска төшергәннәр. Тагын бер 75 яшьлек хатын-кызны махсус битлек кидереп урамга чыгарганнар.

Янгын сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләр ике кешенең 92 яшьлек хатын-кыз һәм 65 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен тапкан .

Янгын мәйданы 5 кв. метр тәшкил иткән. Беренчел фаразлар буенча, янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү. Непотушенная сигарета привела к пожару в Зеленодольске, в котором погибли два человека

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading