16+

Сәнгать мәктәпләре төзекләндерелә

Татарстанның балалар сәнгать мәктәпләрендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт эшләре алып барыла.

Татарстанның балалар сәнгать мәктәпләрендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт эшләре алып барыла.

Быел “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында 18 мәгариф учреждениесе: 17 балалар сәнгать мәктәбе һәм Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте реконструкцияләнәчәк. Төзелеш-ремонт эшләренә 580,12 млн сум бүлеп бирелгән, шуның 249,47 млн сумы федераль бюджеттан һәм 330,65 млн сумы республика бюджетларыннан. Төзүчеләр яңартылган объектларны уку елы башына тапшырырга планлаштыралар. Кайбер эшләрдә алгарыш белән баралар. Яшел Үзән шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе югары темпта бара - бүгенге көнгә барлык эшләрнең яртысыннан артыгы башкарылган. Подрядчылар тәрәзәләрне алыштырды, электромонтаж һәм түбә эшләрен төгәлләде, җылыту системасына монтаж һәм демонтаж уздырды, 100 яктырткыч урнаштырды һәм билге куйды.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» илкүләм проекты берничә юнәлештә алып барыла: мәктәпләр музыка инструментлары, уку материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар белән комплектлана, ә педагоглар квалификация күтәрү курслары уза. Быел 11 балалар сәнгать мәктәбендә, шулай ук 3 һөнәри белем бирү оешмасында матди-техник база яңартылачак (Яр Чаллы сәнгать көллияте, Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте). 40 педагог өзлексез белем бирү үзәкләре базасында квалификация күтәрү узды. Әйтик, 2020 елның мартында Мәскәү дәүләт хореография академиясе тарафыннан Яр Чаллыда "Классик биюнең һәвәскәр коллективы репертуарын формалаштыру" программасы буенча балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading