16+

Снюсларга көн бетәчәк

Ел башыннан республикада законсыз наркотиклар ясый торган 6 лабораторияне япканнар.

Ел башыннан республикада законсыз наркотиклар ясый торган 6 лабораторияне япканнар.

Хокук саклаучылар снюсларны тыю буенча җитди эш башлаган. Наркотик матдәләр булып саналмаганга, тышкы яктан сагызны, конфетларны хәтерләткән бу снюс дигәннәрен закон нигезендә сатудан алырга мөмкин түгел. Ләкин тиздән бу хәлгә нокта куелыр, мөгаен. Декабрьдә узачак сессиядә бу тема күтәреләчәк. Снюсларны гына түгел, составында никотин булган барлык матдәләрне тыю мәсьәләсе каралачак.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Вадим КОСТЮНИН әйтүенчә, наркология диспасерында бүген 17500 кеше исәптә тора. Наркотик кулланучыларның күбесе Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә, Әлмәттә, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яши. Законсыз наркотик әйләнеше белән көрәштә хокук саклаучылар төрле алымнар куллана.

Ел башыннан республикада законсыз наркотиклар ясый торган 6 лабораторияне япканнар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading