16+

Соңгы кыңгыраулар быел булырмы?

Россиягә коронавирусның өченче дулкыны якынлаша дигән сүзләр йөри.

Соңгы кыңгыраулар быел булырмы?

Россиягә коронавирусның өченче дулкыны якынлаша дигән сүзләр йөри.

Узган ел, пандемия сәбәпле, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре дә, чыгарылыш кичәләре дә булмый калды. Дөресрәге, онлайн оештырылды.

Быел мәктәпне тәмамлаучылар өчен "соңгы кыңгырау" традицион форматта узачак. Бәйрәмне тармак министрлыгы 20, 21 яисә 22 май көннәрендә үткәрергә тәкъдим иткән.

Чыгарылыш кичәләре 25 яисә 26 июньдә узар дип көтелә. Моны, эпидемиологик хәлдән чыгып, һәр мәктәп үзе хәл итәчәк.

Тантаналы линейкаларда Роспотребнадзорның барлык таләпләрен дә үтәү сорала (дистанция саклау, битлек кию).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading