16+

Солдатларга тушенка һәм консервлар ашатмаячаклар

Россия хәрби хезмәтендә булган солдатларга тушенка һәм итле, яшелчәле консервлар бүтән ашатмаячаклар.

Россия хәрби хезмәтендә булган солдатларга тушенка һәм итле, яшелчәле консервлар бүтән ашатмаячаклар.

Бу хакта Россия оборона министрының материаль-техник база белән тәэмин итү буенча урынбасары Дмитрий Булгаков хәбәр иткән булган. Аның сүзләренчә, солдатның туклануы физик нагрузка белән бәйле булырга тиеш. Очучы солдатларның рационы су асты көймәсендә йөзүчеләрнекеннән аерылып торырга тиеш. Солдатның бер тәүлек рационы 4200 ккалдан тора икән. Консервалардан баш тартуны хәрбиләрнең сәламәтлеген кайгырту белән бәйлиләр. Ел саен дөрес тукланмавы аркасында артык симергән 135 мең егет хәрби хезмәткә бармый кала икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X