16+

Социаль челтәрләрдә бушка музыка тыңлау мөмкинлеге чикләнә

1 октябрьдән "Вконтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләренең мобиль кушымтасында бушка музыка тыңлау мөмкинлеген тәүлегенә 1 сәгатькә кадәр кыскарттылар. Бу хакта Татар-информ vc.ru порталына сылтама хәбәр итә.

Алга таба бушка музыка тыңлауны тәүлегенә 30 минутка гына калдырырга җыеналар. Әлеге чикләүләрдән котылу өчен ай саен 149 сум акча түләргә туры киләчәк. Шунысын да әйтергә кирәк: социаль челтәрләрнең веб-версиясендә чикләүләр каралмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading