16+

Социаль челтәрләрдә Түбән Камада коронавирус турында кабат ялган мәгълүмат таратыла

ВКонтакте социаль челтәренең "Альянс врачей" дигән төркемендә кабат Түбән Камада эпидемиологик хәл турында ялган хәбәр язылган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

Элек бу мәгълүмат шәһәр башкарма комитеты һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан кире кагылган иде. Әмма төркем администрациясе ялган мәгълүмат таратуны дәвам итә.

Түбән Кама хастаханәләренең барлык хезмәткәрләре дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Сүз уңаеннан, госпитализация таләп ителгән пациентларны Казан һәм Чаллы оешмаларына җибәрәләр, Түбән Камада шулай ук госпиталь бар, тик ул әлегә резерв булып тора һәм хәзер анда COVID-19 расланмаган, ә "пневмония" диагнозы куелган пациентлар дәвалана.

Мәгълүматны рәсми чыганаклардан гына укуыгызны сорыйбыз. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында коронавирус белән авыручы 17 кеше теркәлгән. Алар барысы да амбулатор һәм стационар дәвалану уза.

http://tat.e-nkama.ru

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading